Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама сәүдә нокталарында битлек режимы тикшерелә
Алар сатучыларда антисептик, бер тапкыр кулланыла торган битлекләр булу-булмавы, санитар норма таләпләре үтәлеше белән кызыксынды.

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Россия кулланучылар күзәтчелеге, Түбән Кама Эчке эшләр идарәсе һәм башкарма комитет белгечләре сәүдә үзәкләренең берсендә булды. Алар кибетләрдә сатып алучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итүдә санитар таләпләрнең үтәлешен тикшерде. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Рейд барышында сәүдә нокталарының барысы да диярлек тикшерелде. Алар сатучыларда антисептик, бер тапкыр кулланыла торган битлекләр булу-булмавы, санитар норма таләпләре үтәлеше белән кызыксынды.
Гомумән алганда, бизнесменнар барлык таләпләргә дә аңлы карашта, ә менә сатып алучылар кайчагында төрле күңелсез хәлләр китереп чыгара. Мәсәлән, битлек киюдән баш тарталар. Дөрес, андый клиентлар күп түгел, нигездә, кешеләр таләпләрне үтәргә тырыша.
«Битлек кию, антисептиклар булу, бина чисталыгы мәҗбүри таләп булып тора, — дип мөрәҗәгать итте бизнесменнарга Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Радмир Беляев. — Хәзер үзең, коллективың һәм, әлбәттә, сатып алучыларның сәламәтлеген саклау мөһим. Без сезнең һәрберегезнең кадерен беләбез һәм таләпләрне үтәмәгән өчен нинди дә булса штрафлар саласы килми».
Мондый рейдлар Түбән Камада көн саен уза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз