Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Пенза шәһрендә татар телен өйрәнү өчен төркем туплау дәвам итә
Әлеге төркемнең WhatsApp чатына кушылу өчен, 79272897117 автономия номерына язарга мөмкин.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Пенза шәһәрендә татар телен өйрәнү өчен төркем туплау дәвам итә. Бу хакта «Пенза өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы сайтында язылган.
Пензада 4 октябрьдә тәҗрибәле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ягнуразовой Динә Равильевна җитәкчелегендә мөстәкыйль сүз төркемнәрен өйрәнә башлаганнар, алмашлыкларга аерым игътибар биргәннәр. «Дәрес кызыклы һәм мавыктыргыч үтте», — дип язылган иҗтимагый оешма сайтында.
Төркемдә «WhatsApp»та өйрәтүче чат булдыру идеясе барлыкка килгән. «Динә Равильевна өйрәнү һәм истә калдыру өчен яңа сүзләр җибәрәчәк, шулай итеп сүзлек запасыбызны тулыландырып була. Туган телдә сөйләшергә өйрәнсәң, безгә кушыл! Һәр якшәмбедә 14.00-16.00 сәгатьләрдә дәресләр уза», — ди оештыручылар.
WhatsApp чатына кушылу өчен, 79272897117 автономия номерына язарга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз