Нурлат шәһәрендә «Спортивный» паркын реконструкцияләүнең икенче чираты төгәлләнә

Паркта 300 метр агач түшәмә, 600 кв. метр брусчаткалы юл, яңа ял зоналары - беседкалар, таганнар пәйда булды.

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Нурлатта «Спортивный» паркын реконструкцияләүнең икенче чираты тәмамлана. Тиздән биредә актив ял итү өчен яңа мөмкинлекләр булдырылачак. Бу турыда «Дружба» газетасы яза.

«Без бик шат, балаларыбыз да сөенә. Без, бигрәк тә яшьләр һәм балалар һәрвакыт яңа үзгәрешләргә шат».- ди шәһәр кешесе Гөлия Шаһиәхмәтова.

Реконструкция әле дәвам итә, ләкин батутлар зонасыннан егетләрне инде куып та булмый, шулай ук алар яңартылган паркның башка функциональ участокларын да яратачаклар, мәсәлән, 300 кв. метр мәйданлы памп-трек, яшел газоннар, күперләр белән беседкалар, уен мәйданчыкларым куелган.

«Спортивный» паркының икенче чираты ял итү зоналарын күз алдында тота иде. Икенче этапта 300 метр агач түшәмә, 600 кв. метр брусчаткалы юл, яңа ял зоналары — беседкалар, таганнар барлыкка килде. Моннан тыш, яз көне паркны су баса алмасын өчен вак таш өслекле канау төзекләндерелде», — диде подряд оешмасы прорабы Рамил Нуриәхмәтов.