Казанда Рәүф Кафиатуллин исемендәге сквер ачылды

Рәүф Кафиатуллин 30 ел дәвамында «Казэнерго» предприятиесе белән җитәкчелек итте.

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Казанның Идел буе районында Габдулла Тукай урамы, 162 адресы буенча урнашкан «Казэнерго» акционерлык җәмгыяте территориясендәге скверга «Рәүф Кафиятуллин скверы» исеме бирелде. Тиешле карар Казан Башкарма комитетында имзаланды. Бу турыда Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Рәүф Кафиатуллин 30 ел дәвамында «Казэнерго» җитештерү берләшмәсе муниципаль унитар предприятиесе белән җитәкчелек итте. Ул 1937 елда туган, 49 ел производствода эшләгән, Казан машинистыннан энергетика берләшмәсе җитәкчесенә кадәр юл узган.

Рәүф Кафиатуллин — РСФСРның атказанган торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәре, Россия торак-коммуналь хуҗалыгының мактаулы хезмәткәре, ТАССРның атказанган торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәре. Ул Мактау ордены, «Хезмәт ветера»ны медале, мактау грамоталары һәм дипломнар белән бүләкләнде.

Казан һәм Бөгелмә шәһәрләренең мактаулы гражданины. 2012 елда вафат булды, диелә бу хәбәрдә.