Казанда «Черек күл» паркы 18 октябрьгә кадәр ябылды

Быел Татарстан башкаласында «Черек күл» паркын төзекләндерүнең өченче этабына керештеләр.

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Казанда 18 октябрьгә кадәр «Черек күл» паркына кереп булмый. Җәмәгать пространствосы территориясендә төзекләндерү эшләренең өченче чираты кысаларында төзелеш эшләре алып барыла, аерым алганда, үзәк аллеяларда өслекләрне һәм йөгерү юлларын яңарталар. Бу турыда Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясендә чикләүләргә аңлап карарга һәм киртәләр аша кермәскә чакыралар, чөнки бу куркыныч булуы кисәтелә.

Исегезгә төшерәбез, быел Татарстан башкаласында «Черек күл» паркын төзекләндерүнең өченче этабына керештеләр. Парк мәдәни мирас объекты һәм төбәк әһәмиятендәге мәдәният һәйкәле статусына ия. Төзекләндерү буенча төп эшләр проектыннан тыш, үсемлекләрне күпьеллык һәм матур чәчәк атучы төрләргә алыштыру буенча махсус дендроплан эшләнде, диелә хәбәрдә.