Илдус Зарипов Лаеш белән Казанны метро ярдәмендә тоташтыру хыялы турында сөйләде

Казаннан Лаешка кадәр метро линиясе юлларны бушатырга һәм транспорт бөкеләрен киметергә ярдәм итәр иде.

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ», Диана Авакян). Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов Лаеш шәһәрен Казан белән метрополитен юлы аша тоташтыру хыялы турында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә сөйләде.

«Хыял булгач, планын да булдырырбыз. Тиешле органнарга мөрәҗәгать итәчәкбез. Барысы да нигезле булсын өчен, тулысынча проектны булдырырга кирәк. Бу проект зур акчалар таләп итә, ләкин ул файдалы булачак. Дөньяның күп шәһәрләрендә шундый проект гамәлгә ашырылган», — диде ул.

Казан Лаеш районына таба үсә, шуңа күрә җитәкчеләргә, транспорт бөкеләрен киметү өчен, чишелешләр турында уйларга кирәк. «Хәзергә бөкеләрне даими күзәтәбез», — ди Лаеш районы башлыгы.