34 сәяхәтче Татарстанга курорттан Covid-19 авыруын ияртеп кайткан

Бу кешеләр Кубань, Кырым һәм Ставрополь, шулай ук Төркиядә ял иткәннән соң авырый.

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанга курортлардан кайткан 34 кеше яңа Covid-19 коронавирус инфекциясен йоктыруы ачыкланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) Татарстан Республикасы буенча идарә җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«Бүгенгә Россия Федерациясе курортларыннан һәм чит илләрдән, Төркиядән килгән 34 очрак [теркәлгән]. Шул исәптән 12 авыручы Краснодар краенда ял иткән, тугызы — Кырымда, берсе Ставрополь краенда [булган], ә уникесе Төркиядән [кире кайткан]», — диде спикер.

Казан аэропортында ел башыннан тән температурасы югары булган 23 кеше теркәлгән. Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) җитәкчесе урынбасары бу кешеләргә карата барлык санитар чаралар уздырылды, дип ышандырды.