Түбән Камада яшәүчеләр ишегалларын төзекләндерү өчен тәкъдимнәрен әйтте

Шәһәр мэры Айдар Метшин барлык фикерләрне хуплады.
(Казан, 9 октябрь, "Татар-информ"). Түбән Кама мэры Айдар Метшин бүген шәһәрнең Менделеев урамы 26 нчы йортында яшәүчеләр белән очрашты. Әлеге йортта яшәүчеләр "Безнең ишегалды” программасына җитди әзерләнә: алар үз ишегалларын төзекләндерү планын, дизайн-проектын эшләгәннәр. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.Әлеге йортта яшәүчеләр "Безнең ишегалды” программасына җитди әзерләнә: алар үз ишегалларын төзекләндерү планын, дизайн-проектын эшләгәннәр.“Безнең үтенеч буенча йорт идарәсе уңайлы эскәмияләр куйды. Балалар мәйданчыгы булдыру өчен дә озак йөрдек, анысы быел эшли башлады. Әмма без тагын да күбрәк мөмкинлекләр турында хыялланабыз. Яшүсмерләр өчен мәйданчыкта берничә тренажер өстәргә кирәк", - диде йорт өчен җаваплы Фәридә Нигъмәтҗанова. Биредә яшәүчеләрнең сүзләренчә, файдаланылмый торган урыннарны бетонлап, өстәмә парковка сыйфатында файдаланырга мөмкин. Ә йорт янында спорт-сәламәтләндерү мәйданчыгы оештырырга ниятлиләр.Айдар Метшин барлык фикерләрне хуплады. Хәзер биредә яшәүчеләргә тагын бер тапкыр барлык вариантларны карап чыгарга һәм Түбән Камада “Безнең ишегалды” программасы башлануын - 2020 елны көтәргә кирәк.