9 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Euronews каналы ТАССРның 100 еллыгына багышланган чараларны яктыртачак, “Азан” радиосы “Аллаһының 99 исеме” тапшыруын әзерли.
Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Казандагы яңа Генераль консулы белән очрашты / Исмет Эрикан 2019 елның 1 октябрендә Төркиянең Казандагы Генераль консулы вазифасына кереште.  Гөлнур Даутова: Германиядә алманнар “Мулла” фильмын елап карады / Туфан Миңнуллин пьесасы буенча Татарстанда төшерелгән татар фильмы октябрьдә Европа шәһәрләрендә күрсәтелә.Камал театрында сәхнәсендә һөнәри булмаган актер чыгыш ясаячак / Казанда «Халык театры» бөтенроссия талантлар конкурсына кастинг уза.Ркаил Зәйдулла: Пенсиядәге журналистларга аерым гонорар фонды булырга тиеш / Депутат пенсионер журналистларга, язучыларга гонорар күләме түбән булуын әйтте.Быел авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 3,6 процентка күбрәк булыр дип фаразлана / 2019 елда авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 227,7 млрд сум тәшкил итәр дип көтелә.Бары тик Казанда гына «Халык театры»на татарча кастинг узып була / Камал театрында тыңлауларга барлыгы 63 профессиональ булмаган актер узды, алар үз чыгышларын татар телендә тәкъдим итәчәк.Дәүләт Советында 2020 елга мәгариф өлкәсе өчен каралган акча күләмен атадылар / 2020 елда республиканың консолидацияләнгән бюджетында мәгариф буенча чыгымнар 96,5 млрд сум, республика бюджеты буенча 67 млрд сум күләмендә ниятләнә.Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ»ның беренче гендиректоры бюстын ачты / КАМАЗның беренче генераль директоры Лев Васильевка 94 яшь, ул тантанада катнашучыларга видеоэлемтә ярдәмендә мөрәҗәгать итте.“Азан” радиосы “Аллаһының 99 исеме” тапшыруын әзерли / Һәр чыгарылышта Аллаһы Тәгаләнең исеменә Коръәндә шушы исем кергән аятьләр һәм аларның тәфсире тәкъдим ителәчәк.Euronews каналы ТАССРның 100 еллыгына багышланган чараларны яктыртачак / Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Euronews телеканалы директоры Майкл Питерс хезмәттәшлек турында фикер алышты.Буа театрының өч илне берләштергән 35 көнлек гастрольләре дәвам итә / Буа театры унтугыз шәһәрдә спектакльләр күрәстә.Рөстәм Миңнеханов «Эхо Москвы» баш мөхәррире белән туган тел хакында сөйләште / Очрашуда катнашучылар туган телнең Россия халыклары тормышындагы әһәмияте, мәктәпләрдә дин тарихын укыту һ.б. турында фикер алыштылар.Киләсе ел бюджетында район газеталарының гонорар фондын арттыру исәпкә алынган / Дәүләт Советында алдагы өч елда мәдәният һәм массакүләм мәгълүмат чараларына каралган чыгымнарны әйттеләр.Рөстәм Миңнеханов Татарстан машина төзүчеләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады / ТР Президенты тармак ветераннарына рәхмәт әйтте һәм яшь буынны тәрбияләүгә керткән өлешләрен билгеләп үтте.Немец кешесе “Мулла” фильмын карагач, татар моңын аңлаганын әйтте / Германиянең Франкфурт-на-Майне шәһәрендә яшәүче Магнус Намш татар фильмына немец телендә субтитрлар язарга булышкан.