Теләченең Баландыш авылында тагын бер чишмә ачылды

Әлеге “Гөлчирә” чишмәсенең төп иганәчеләре – бертуган Самат һәм Рөстәм Мөхәммәтшиннар.

(Теләче, 9 октябрь, "Татар-информ", "Теләче"). Баландыш авылы тирәсендә чишмәләр берничә. Аларның һәркайсының үзенә күрә тарихы, телдән-телгә күчеп, халык күңелендә яшәүче хатирәләре бар. Узган атнада авылда янә бер чишмә – 620 метр озынлыктагы торбалар белән авыл уртасына китерелелгән “Гөлчирә” чишмәсе ачылды, дип хәбәр ителә “Теләче” газетасында.

- Бай кешеләр күп ул. Ә менә шул байлыкны башкалар белән бүлешүчеләр сирәк. Авылдашларыгыз Мөхәммәтшиннар бу очракта үрнәк булып тора. Авылга ямь биреп торучы әлеге чишмә озын гомерле булсын. Саф, чиста суы тәннәребезгә сихәт бирсен, - диде чишмә ачылыш тантанасында катнашкан муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин. Әйе, авыл җиренә хыянәт итмичә, үзләренең туган авылларында яшәп, аңа изге гамәлләр кылып яшәүчеләр, шөкер, юк түгел. Алар мине күрсеннәр, мактасыннар дип тырышмый, ә бәлки бездән соң килгән буынга матурлык, сафлык чыганагы калсын дип йөрүчеләр. “Гөлчирә” чишмәсенең төп иганәчеләре – бертуган Самат һәм Рөстәм Мөхәммәтшиннар да шундыйлардан. “Җәннәт –әниләрнең аяк астында” дигән гыйбарәне истә тотып, алар әлеге чишмәне әниләренең исеме белән атаган.

– Авыл җирлегенә депутат итеп әлеге егетләрне сайлавыбызга һич кенә дә үкенмибез. Һәрвакыт аларның ярдәмен тоеп яшибез, Аллага шөкер. Без, сайлаучыларыгыз, сезгә бик рәхмәтле, - дип, авылдашлары Рәйхана Тимербаева да бертуган Мөхәммәтшиннарга рәхмәт сүзләрен ирештерде. Бәйрәмгә җыелган бар халык “улларының изге гамәлләре әниләренең рухына дога булып барып ирешсен” дип теләде. Туксанынчы елларда биредә хуҗалык җитәкчесе булып эшләгән, хәзер Саба районының ПМК-159 оешмасы җитәкчесе Фәрхәт Нәбиуллин коллективы исә чишмәне төзү эшен үз җаваплылыгына алган.

Баландыш авыл җирлеге башлыгы Рәшит Йосыпов әлеге изге эшне башкаруда үз өлешен керткән иганәчеләргә, төзелеш эшләрендә булышкан авылдашларга олы рәхмәтләрен җиткерде. Аеруча күп көч куйган Рөстәм һәм Самат Мөхәммәтшиннарга, Фәрхәт Нәбиуллин, Фәнис Җәләлев, Нияз Гыйләҗиевларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Авылның ак әбиләренең берсе Шәкүрә апа Фәсхиева изге эшкә фатихасын биреп, Коръән аятьләре укыды. Тантаналы рәвештә тасма киселде һәм бәйрәмгә килгән һәр теләгән кеше чишмәнең саф суын татып карады, бит-кулын юды. Өстәвенә, авыл халкы “Гөлчирә” чишмәсенең суыннан кайнаган самовар чәе, казанда пешкән пылау, табада чыжлап торган кайнар коймак белән сыйланды. Шулай ук авыл үзешчәннәре тарафыннан тәкъдим ителгән моңлы җырлап тыңлап, дәртле биюләр карап хозурланды. Һәркайсы яңа туган чишмәнең саекмавын, авыл кешесен сөендереп озак еллар челтерәп агуын теләде, диелә район хәбәрендә.