"Татар-информ"да табигатьне саклау өлкәсендә прокурор күзәтчелеге турында сөйләячәкләр

Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша башкарыла.

(Казан, 9 октябрь, "Татар-информ"). Иртәгә, 10 октябрьдә, 11.00 сәгатьтә, "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында республикада игълан ителгән Экология елы кысаларында әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә прокурор күзәтчелеге турында сөйләячәкләр.

Агентлыкның кунаклары итеп, Татарстан районара табигать саклау прокуроры Илсур Гыйльметдинов һәм Идел төбәкара табигатьне саклау прокуратурасының Казан районара табигатьне саклау прокуроры Альберт Хәбиров чакырылган.

“Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак. Теләгән кешеләр видеога шәрехләрдә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак.

Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша башкарыла.