"Татар-информ"да Сочидагы Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале хакында сөйләячәкләр

14-22 октябрь көннәрендә Сочи шәһәрендә узачак чарага 180 илдән 20 мең кеше киләчәк, дип көтелә.

(Казан, 9 октябрь, "Татар-информ"). Иртәгә, 10 октябрьдә, 10.00 сәгатьтә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында Сочида узачак XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале һәм анда барган Татарстан делегациясенә багышланган матбугат очрашуы үткәрелә.

Журналистларның сорауларына Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары, делегация җитәкчесе Рөстәм Гарифуллин, республика төбәк әзерлек комитетының җаваплы сәркатибе Алла Кондратьева, "Россия студентлары гүзәле-2016", "Татарстан гүзәле-2016", Татарстан делегаты Диләрә Ялалтынова, сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча Яшьләр хөкүмәте рәисе киңәшчесе, республика делегаты Андрей Анисимов җавап бирәчәк.

Исегезгә төшерәбез: 14 -22 октябрь көннәрендә Сочи шәһәрендә XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентларның фестивале узачак. Ул 180 илдән 20 мең кешене җыячак.

“Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак. Теләгән кешеләр видеога шәрехләрдә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак.

Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша башкарыла.