«Радио Свобода», «Настоящее время» Россиядә чит ил агентлары дип табылырга мөмкин

Шул рәвешле Россия Юстиция министрлыгы RT һәм Sputnik ка Америка Кушма Штатларында чит ил агенты статусы бирелү ихтималына җавап бирергә тели.

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Россия Юстиция министрлыгы Американың берничә матбугат чарасына аларның чит ил агентлары исемлегенә кертелергә мөмкинлеге турында белдерү кәгазе юллаган. Шул рәвешле министрлыкта RT һәм Sputnik ка Америка Кушма Штатларында чит ил агенты итеп тану ихтималына җавап кайтарырга ниятлиләр. Бу хакта РИА Новости Россия хөкүмәте даирәсендәге чыганакка сылтама белән хәбәр итә.

Аерым алганда, мондый хәбәрләрне «Голос Америки», «Радио Свобода», «Настоящее время» телеканалы, «Фактограф» интернет-проекты, «Крым.реалии», «Кавказ.реалии» һәм «Idel.реалии» алган.

“Капма-каршы чаралар Америка Кушма Штатлары тарафыннан Россия матбугат чараларына карата күрелгән ысуллар белән бәйле рәвештә алга таба да кулланылачак”, - дип билгелиләр Юстиция министрлыгында.

Моннан тыш, министрлык вәкилләре сүзләренчә, әлеге матбугат чаралары эшчәнлегенә гамәлдәге Россия законнары нигезендә башка чикләүләр дә кертелергә мөмкин.