Мәскәү өлкәсендә татар яшьләренең “Урман күле” форумы уза

Форумдагылар өчен тренинглар һәм мастер-класслар оештырыла, алар бизнес-уеннарда катнаша ала, Мәскәү Җәмигъ мәчетенә экскурсия оештырыла.

(Казан, 9 октябрь, "Татар-информ"). 20 – 22 октябрьдә “Татар яшьләре лидерын булдыру мәктәбе” проекты кысаларында Мәскәү өлкәсендә татар яшьләренең “Урман күле” форумы уза. Бу хакта Татартстанның Россиядәге вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төбәкнең яшь активистлары бер мәйданда аралаша, тәҗрибә уртаклаша, уртак проектларга идеялар туплый ала.

Форумдагылар өчен тренинглар һәм мастер-класслар оештырыла, алар бизнес-уеннарда катнаша ала, Мәскәү Җәмигъ мәчетенә экскурсия оештырыла.
Шулай ук “Татар телем” һәм “Татар Мәскәү өлкәсе туристлар күзлегеннән” бәйгеләренә йомгак ясалачак.

Яшьләр белән төбәк татар милли-мәдәни автономия рәисе Фәрит Мохтасаров, Россия мөфтиләр берлеге рәисенең беренче урынбасары Рушан хәзрәт Аббясов, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин һәм тарихчы Марат Сәфәров очрашачак.