Хәрби хезмәткә чакырылу мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли башлый

Сорауларга Татарстанның хәрби комиссариаты вәкилләре җавап бирәчәк.

(Казан, 9 октябрь, "Татар-информ"). 11 октябрьдә Россия Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсендә хәрби хезмәткә чакырылу, контракт буенча хезмәт итү, чакырылучылар белән мораль-психологик һәм мәгълүмати эш буенча кайнар линия оештырылачак.

Сорауларга Татарстанның хәрби комиссариаты вәкилләре җавап бирәчәк.

Кайнар линия телефоны – (843) 221-80-38. Әлеге номер буенча 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр шалтыратырга мөмкин, дип хәбәр иттеләр Татарстан буенча Дәүләт федераль инспекторның матбугат хезмәтендә.