news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкорт Википедиясе мәкаләләре саны 40 меңнән артып киткән

Башкорт Википедиясендә истәлекле вакыйга – узган җомга көнне анда 40 меңенче мәкалә басылган.

(Казан, 9 октябрь, "Татар-информ"). Башкорт Википедиясендә истәлекле вакыйга – узган җомга көнне анда 40 меңенче мәкалә басылган. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.

Биредә башкорт телле волонтерлар гына түгел, башка халык каләм ияләре дә үз өлешен кертә. Аерым алганда, Әзербәйҗан Википедиясеннән “Башкортстан 100” халыкара супер-марафоны һәм “Әзербәйҗанда Башкортстан һәм Татарстан айлыгы” бәйгесенең актив катнашучысы Cekli829 башкорт телендә ике мәкалә язган. Шулай ук украин “башкорты” Виктор Семенюкның да Башкорт Википедиясендә мәкаләләре җитәрлек.

Шулай да 40 меңенче язма үзен Yufereff нигы белән теркәлгән рус телле википедист урнаштырган, ул Байконур турында язган. Үзе турында болай язган ул: “Һаумыһығыҙ! Мин рус кешесе, әмма минем әти ягыннан бабайлар башкорт гаиләсеннән булган. 1740нчы елларда алар Башкорт фетнәләрендә зыян күргән. Бабай рус помещигына бирелгән һәм чукындырылган. Мин күбрәк Рус Википедиясенә язам. Сезнең катнашучыларыгыз күп, үсеш әйбәт. Башкорт проектына мин башта якын килмәдем. Күбрәк Россия фин-угыр проектларын үстерүдә эшләдем. Күптән түгел генә тамырларым турында уйлана башладым. Сездән башкорт телле булмаганнарга да дустанә караш тою гаҗәпләндерде, һәр мәкаләгә рәхмәтле караш тоям мин. Мондый караш беркайда да юк, бу зур ярдәм булып тора”.

"Башкортстан 100” халыкара супер-марафоны республиканың 100 еллыгына багышланып, 2016 елда башланып киткән һәм биш этаптан тора. 2017 елның 9 декабренә кадәр өченче этап бара, анда хәзерге вакытта 25 кеше катнаша, араларында рус, азәрбайҗан, украин, грузин һәм башкалар бар, дип җиткерә Башкорт Википедиясе волонтерлары.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot