9 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Башкортстандагы тилчә вирусы аркасында 1000гә якын терлек юкка чыгарылачак, Истанбулда Тукай һәйкәленә чәчәкләр салынды.

Рөстәм Миңнеханов: "Төркиләр алтыны" форумы нәтиҗәле мәйданчыкка әверелер дип ышанам/ Президент форумның үз урынын тапканын билгеләп узды.

Башкортстанда тилчә вирусы аркасында 900дән артык хайван юкка чыгарылачак/ Хайваннарыннан колак каккан Туймазы районы халкына 5 мең сум күләмендә матди ярдәм түләнә башлаган. 

Татарстан һәм Төркия татарлары Истанбулда Тукай һәйкәленә чәчәкләр китерде/ ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Төркиягә эшлекле сәфәр кыла.

Гүзәл Яхина Берлинда укучылары белән очрашты/ 13 октябрьдә Франкфуртта Халыкара китап ярминкәсе кысаларында язучы белән тагын очрашу оештырылачак.

Прокуратура әдәпсез рәвештә сурәтләнгән Шүрәле белән Су анасы турындагы хәбәрне тикшерә/ Канун бозылу очрагы ачыкланганда, прокуратура чаралары күреләчәк.

Психик тайпылышлары булучылар саны артты - Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы/ Татарстанда өч ел эчендә психик тайпылышлары булучылар саны 7 процентка арткан.

“ВИМ-Авиа” базардан китү сәбәпле, туристик юлламалар 20 процентка кыйммәтләнергә мөмкин/ Аеруча Төркия, Греция, Кипр һәм Россиянең эчке рейслары - Сочи белән Кырымга бәяләр нык үсәргә мөмкин.