Россия транспорт министры Казанның транспорт инфраструктурасы үсеше белән танышты

Бүген Игорь Левитин төзелеш эшләре алып барыла торган Декабристлар-Ямашев һәм Әмирхан-Ямашев юл чишелешләрен карады

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ», Михаил Миронов). Татарстанга эш сәфәре белән килгән Россия транспорт министры Игорь Левитин бүген Казанның транспорт инфраструктурасы үсеше белән танышты. Аны республика башкаласы буйлап Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов озатып йөрде.
И.Левитин беренчеләрдән булып Декабристлар урамы һәм Ямашев проспекты чатында төзелүче юл чишелеше белән танышты. Әлеге объектта төзелеш эшләрен 2010 елның ахырына төгәлләү күздә тотыла, аның бәясе 1,2 миллиард сумнан артып китә. Зур Казан боҗрасы участогының (тимер юл вокзалыннан алып “Химиклар” Мәдәният сараена кадәр) гомуми бәясе, әлеге участокка керүче юл чишелешен дә исәпкә алып, 2010 елның 1 кварталы бәяләрендә 4,817 миллиард сум тәшкил итә.
Зур Казан боҗрасы төзелеше Россия Федерациясе бюджетыннан 2013 елгы Универсиадага әзерлек кысаларында транспорт инфраструктурасын үстерү өчен бүленгән акчага алып барыла.
Әмирхан һәм Ямашев проспектлары чатындагы эстакаданы да ноябрь ахырында ачу күздә тотыла. Бүген Игорь Левитинга Ямашев проспекты аша салынган күпернең төп торыгын күрсәттеләр. Төзелештә алдынгы технологияләрне куллану нәтиҗәсендә күпер торыгының калынлыгы, тиешле ныклыкны саклаган хәлдә, нибары 1,2 метр тәшкил итә. Юл чишелешенең гомуми бәясе – 1,4 миллиард сум.
Россия транспорт министры шулай ук Әмирхан-Ямашев урамнары чаты астында төзелгән җир асты кичүенә дә төште – аны сафка бастыру юл чишелеше төзелешендә беренче этап булды һәм узган җәйдә төгәлләнде.
Россия Транспорт министрлыгы делегациясе кортежы шулай ук «XL» сәүдә комплексы һәм яңа футбол стадионы янында төзелүче җир асты кичүләре яныннан да узды. Кунаклар Фәйзи урамында сафка баскан 2013 елгы Универсиаданың чираттагы спорт объекты - Өстәл теннисы һәм бокс үзәген ачуда катнашты.
Күптән түгел ачылган “Олимпия уеннары транспорт дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешманың Казандагы филиалы транспорт инфраструктурасы объектлары белән танышуның соңгы пункты булды.
Шуннан соң Россия Транспорт министрлыгы делегациясе Татарстан Хөкүмәте йортына юл тотты, анда Казанның транспорт инфраструктурасы үсеше һәм 2013 елгы Универсиадага әзерлек уңаеннан киңәшмә уза.