Татарстан синоптиклары көчле җил һәм яңгыр вәгъдә итә

Казанда көндез температура 8–10 градус җылы, Татарстан буенча – 6–11 градус
(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразлавынча, иртәгә республикада болытлы һава көтелә, урыны белән яңгыр яварга мөмкин.
Казанда көндез температура 8–10 градус җылы, Татарстан буенча – 6–11 градус. 11 октябрьгә каршы төндә республикада 2–3 градус салкын булуы көтелә.
10 октябрьдә Татарстан буенча төнлә һәм көндез көчле җил, аның тизлеге секундына 15–20 метрга кадәр (Казанда секундына 15–18 метрга кадәр) җитәчәк, дип хђбђр ителђ ТР Гидрометеорология џђм ђйлђнђ-тирђ мохит мониторингы идарђсе сайтында.