Надежда Тимашова вафат булды

Казанның Актерлар йортында Татарстанның Ветераннар (пенсионерлар) оешмасы Республика советы рәисе Надежда Тимашованы соңгы юлга озаттылар
(Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”, Эмма Ситдыйкова). Бүген Актерлар йортында Татарстанның Ветераннар (пенсионерлар) оешмасы Республика советы рәисе Надежда ИвановнаТимашованы соңгы юлга озаттылар. Н.Тимашованың 7 октябрьдә йөрәге тибүдән туктады. Аңа 80 яшь иде.
Легендар ханым белән хушлашырга теләүчеләр шактый күп иде. Актерлар йортының залы мәрхүмәнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашырга килүчеләрнең барысын да сыйдыра алмады. Аларның күбесе кулларында кызыл розалар һәм канәферләр тотып, коридорда үз чиратын көтеп басып торды.
Надежда Ивановна белән хушлашырга республиканың күренекле дәүләт эшлеклеләре, хакимият вәкилләре дә килде.
Республика җитәкчелеге исеменнән ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин мәрхүмәнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.
“Ничә яшьтә булуыбызга да карамастан, без Надежда Ивановна өчен һәрвакытта да малайлар һәм кызлар идек. Ул безгә нәкъ шулай дип мөрәҗәгать итте. Әлеге сүзләрдә аның безнең һәркасыйбызга карата булган кешелеклелек, җылылык һәм игелек хисләре чагыла иде. Тормышта күп кенә кыенлыклар аша үтәргә туры килсә дә, Надежда Ивановна кешеләрне, эшен һәм тормышны яратты. Без барыбыз да аны искиткеч бәхетле кешегә санадык. Ул гаиләсе, дуслары һәм хезмәттәшләре арасында чыннан да бәхетле иде. Надежда Ивановна һәрвакыт иртәгәсе көн бүгенгедән яхшырак булачагына ышанып яшәде”, - диде ТР Президенты каршындагы социаль мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Татьяна Ларионова.
“Ул искиткеч, уникаль кешелек сыйфатларына ия иде. Аның белән һәр очрашу онытылмас тәэсирләр калдырды. Ул республикада ветераннар хәрәкәтен үстерү өчен күп нәрсә эшләде. Пенсионерлар һәм ветераннарга кагылышлы сорауларда Надежда Ивановнаның фикере ТР Дәүләт Советы өчен гаять зур әһәмияткә ия иде. Аның профессиональлеге, кешеләр психологиясен тирән аңлавы хәл итеп булмастай тоелган вәзгыятьтә дөрес чишелеш табарга һәм компромисска килергә ярдәм итте. Республиканың ветераннар хәрәкәтен бу кешедән башка күз алдына китрүе авыр булачак”, - дип ассызыклады ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе Чыңгыз Мәхмүтов.
Казан мэры, Казан шәһәр Думасы депутатлары, шәһәр хакимияте исеменнән Н.Тимашованың туганнары һәм якыннарының кайгысын Казан муниципалитеты башлыгы урынбасары Людмила Андреева уртаклашты.
“Безгә Надежда Ивановна мәңге яныбызда булыр кебек тоела иде, - диде ул. – Аның яңгыравык тавышы, оптимистик рухтагы чыгышларыннан башка без шәһәрдәге бер генә вакыйганы да күз алдына китерми идек. Казанга ул 1955 елда килә, әмма инде ул чакта ук, яшь кенә булуына кармастан, шәһәрдәге иң җаваплы участокларга җиң сызганып алына”.
“Миңа аның белән шактый аралашырга туры килде. Әле дә хәтеремдә, Идел буе районындагы зур предприятиеләрнең җитәкчеләре җыелган партия-хуҗалык активларында Надежда Ивановнаның тавышы, актив алдына нинди генә проблема куелса да, һәрвакыт ышанычлы яңгырады, һәммәсен алга әйдәде. Ул кешеләрне, тормышны, үз эшеңне яратырга өйрәтте. Надежда Ивановна – кеше-легенда ул. Ул Казанның мактаулы гражданины иде. Без аны беркайчан да онытмаячакбыз”, - дип сүзен йомгаклады ул.
Надежда Тимашованы Арча зиратында җирләячәкләр.
Надежда Ивановна Тимашова 1928 елның 21 июнендә Калуга өлкәсендә туа; 1952 елда – Симферополь тимер юл-төзүчеләр техникумын, 1962 елда Профсоюзлар хәрәкәте югары мәктәбен тәмамлый. 1952-1954 елларда – Ленинград шәһәрендә метро төзелешендә мастер; 1955-1966 елларда – прораб, өлкән инженер, “Казантрансстрой” трестының ПЭО СУ-103 башлыгы; 1966-1987 елларда – “Татмебель” берләшмәсенең генераль директоры, генераль директор урынбасары; МПС төзелеше отличнигы.
СССР Югары Советы һәм Казан шәһәр советы депутаты итеп сайлана; Бәйсез дәүләтләрнең ветераннар бердәмлеге әгъзасы; Россия ветераннар оешмасы пленумы әгъзасы; ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, Халыклар дуслыгы ордены, IV дәрәҗә “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” ордены (2008), медальләр белән бүләкләнә.