Горки-Әмәт урманында узачак «Гриль-фест» чарасының вакытын күчерделәр

Фестивальдә яшел чирәмлектә иң яхшы ресторан һәм кафеларның пешекчеләре ит, балык, яшелчә һәм сырлар әзерләячәк.

(Казан, 9 сентябрь, "Татар-информ"). 12 һәм 13 сентябрьдә Казанның Горки-Әмәт урманында узарга тиешле «Гриль-фест» билгесез вакытка күчерелде. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

Парклар һәм скверлар дирекциясе мәгълүматы буенча, яңа дата турында шәһәр халкы соңрак социаль челтәрләрдә дирекциянең рәсми аккаунтыннан белә алачак.

Исегезгә төшерәбез, фестиваль кысаларында Cube контейнер үзәге каршындагы яшел чирәмлектә иң яхшы ресторан һәм кафеларның пешекчеләре ит, балык, яшелчә һәм сырлар әзерләячәк. Фестиваль программасында шулай ук оста пешекчеләрдән мастер-класслар һәм лайфхаклар, Казан төркемнәре һәм DJ-сетлар чыгышлары бар.