Мәрхәмәтлелек марафоны кысаларында, Сабада һәйкәлләрне тәртипкә китергәннәр

Әлеге чара халыкның гражданлык активлыгын арттыруга һәм җәмгыятьтә гражданлык позициясен, мәрхәмәтлелекне формалаштыруга юнәлтелгән.
(Казан, 9 сентябрь, "Татар-информ", "Саба таңнары"). Шәмәрдән авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Шәмәрдән авыл һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә игелекле эшләр #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН эстафетасында катнашты. Җирле басма шул хакта хәбәр итә.  Әлеге чара халыкның гражданлык активлыгын күтәрүгә һәм җәмгыятьтә гражданлык позициясен, мәрхәмәтлелеген формалаштыруга юнәлтелгән. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл территориясендә җыештыру үткәрелде. Эшчеләр брусчатканы һәм чүп үләннәрдән чистарттылар, диелә хәбәрдә.