9 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Себер татар телендә беренче музыкаль альбом чыга, Казанда сайлауда катнашучылар саны Петербург һәм Мәскәүне узды, Татарстанда Гошер көне игълан ителә.
Илшат Әминов: Татарстан Конституциясен яклау – иң төп мәсьәлә / “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры парламент депутатлары чишәргә тиешле бурычларны атады.Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе эшенә уңай бәя бирелгән / Мидхәт Шаһиәхмәтов сайлау кампаниясен оештыру һәм уздыруда ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт җиткерде.Ркаил Зәйдулла: Шагыйрь буларак, мине ана телебезнең хәле борчый / Язучы Дәүләт Советы депутаты мандатын алгач, нинди мәсьәләләрне хәл итәргә теләвен әйтте.Метшин: Сайлауда катнашучылар саны буенча Казан Петербург һәм Мәскәүне узды / Казанда әлеге күрсәткеч 51 процент тәшкил итә.Татар дәүләт филармониясе яңа сезонны хәйрия концерты белән ача / Җыелган акча Айгөл һәм Әмир Фазыйловлар гаиләсенә тапшырылачак.Тинчурин театрында Бикчәнтәев, Зәйниев, Имаметдинов спектакль куячак / Тинчурин театрның яңа сезонында алты спектакль чыгару планлашырыла.Тел, әдәбият һәм сәнгать институты 80 еллыгына чаралар программасы билгеле / Конференциягә йөздән артык фәнни доклад кабул ителгән.Омскиның Үләнкүл авылы турында Пьер Броше фильмын "Культура" каналы күрсәтте / Француз кино продюсеры, сәяхәтче Пьер Кристиан Броше себер татарлары оештырган Сабан туен югары бәяләгән.Данил Салихов Азия форумында: Татар язучылары хезмәттәшлеккә һәрчак әзер / Татарстан Язучылар берлеге рәисе Казахстанның татар һәм башкорт активы белән дә очрашты.Иртәгә Казанда метро станцияләре янында грипптан прививка ясый башлыйлар / Вакцинация Имәнлек, Җиңү проспекты, Тукай мәйданы, Кәҗә бистәсе, Яшьлек, Авиатөзелеш метро станцияләре янында үткәреләчәк.Себер татар телендә беренче музыкаль альбом октябрь аенда чыгачак / “Әмәл” альбомында заманчалаштырылган Себер татар халык җырлары тупланган.Татарстанда сайлауга килү күрсәткече 70,1 процент тәшкил иткән / “Бердәм Россия” партиясе 72, 43 процент тавыш җыйган, КПРФ өчен 10,74 процент тавыш биргәннәр.Дәүләт Советына сайлауда бер мандатлы округларда җиңгән кандидатлар - исемлек / Җиңгән кандидатларның күпчелеге - "Бердәм Россия"дән.Төмән музыканты Себер татар телендә беренче рэп альбомы чыгара / Рузил Бикинәев трекларында Себер татар телендә сөйләшергә оялучыларга мөрәҗәгать итә.Казанда мәктәп укучылары 45 сумга кайнар ризык белән туклана алачак / Яңартылган менюга дегустация вакытында укучылар өстенлек биргән ризыклар гына кертелгән.