Татарстанда яшенле яңгыр көтелә

Татарстан синоптиклары һава шартларының бозылуы хакында кисәтә.

(Казан, 9 сентябрь, "Татар-информ"). Иртәгә, 10 сентябрьдә, Татарстанда яшенле яңгыр көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте.

Җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк.