Татарстанда һава торышы: кайбер районнарда кыска вакытлы яңгырлар көтелә

Көндез 16 градуска кадәр җылы булачак.
(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразлары буенча, иртәгә республикада көн бераз болытлы булачак. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Җил төньяк-көнбатыштан, уртача.Төнлә салкынайта, 5-10 градус кына җылылык булачак. Көндез җылытып, 11-16 градуска кадәр җитәр дип фаразлана.  Татарстанның төньяк-көнбатышында җылырак, көньяк-көнчыгышында салкынрак булыр дип көтелә.Казанда 10 сентябрьдә көндезге сәгатьләрдә бераз гына кыска вакытлы яңгыр булуы мөмкин, төнлә явым-төшем күренми. Җил төньяк-көнбатыштан, уртача. Һава температуратурасы төнлә 7-9 градус җылы, көндез 11 дән16 радуска кадәр җылы булачак дип фаразлый синоптиклар.11 сентябрьдә Татарстанда урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Җылылык 3 градус кына булачак, дип хәбәр итә Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитны күзәтү идарәсе.