ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин гражданнарны кабул итте

Министр төрле сораулар белән мөрәҗәгать иткән затларга булышырга вәгъдә бирде

(Казан, 9 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген “Бердәм Россия” партиясе лидеры Дмитрий Медведевның Казандагы җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсендә ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин медицина хезмәтләре күрсәтелү сораулары буенча гражданнарны кабул итте.

Иң беренче булып, министр янына балалары аутизм чиреннән интегүче аналар керде. Алар сәламәт балалар йөри торган балалар бакчасыннан чыгарылып, невролог, психиатр кебек белгечләргә тикшеренергә йөрүләре белән бәйле газаплары турында сөйләде. Әмма дә ләкин аутизм диагнозы куелып, инвалидлык бирелгән балаларның аналары Республика клиник психиатрия хастаханәсенең балалар бүлегендә дәвалану шартларыннан канәгать түгел. “Аутизм шундый чир ул: мондый балаларны дәвалау шартлары өйдәге мохиткә якынлашкан булырга тиеш дигән шарт бар. Ә хастаханә искиткеч таушалган”, - дип зарланды алар. Гадел Вафин узган елда “Азино” микрорайонында консультация-диагностика үзәге ачылганын, анда балалар психиатры, фтизиатр, социаль хезмәткәр һәм башкалар бер урында тупланып эшләвен искәртте. Тик Казанның Төньяк бистәсендә яшәүче аналарның берсе анда кадәр барып йөрү бик җайсыз, ерак дип аңлатты. “Мин сезнең проблеманы ишеттем. Кызганычка каршы, республикадагы барлык дәвалау оешмаларында берьюлы тәртип урнаштырып булмый. Киләчәктә, һичшиксез, бу юнәлештә эшләячәкбез”, - дип ышандырды.

Моннан тыш, аналар аутизм белән авыручы балаларга коррекцион, логопедик ярдәм күрсәтү буенча оешкан система булмавына шикаятен белдерде. “Безнең балалар өчен махсус балалар бакчалары, махсус мәктәпләр... - берни дә юк. Санатор-курорт дәваланудан да без мәхрүм. Белгечләр мондый диагноз белән кайсы санаторийга җибәреп була икән дип гаҗәпләнәләр – боларны ишетү бер дә күңелгә ятышты түгел”, - ди алар. Шулай да, аналарның берсе – Марина Фаленвайдер баласы белем алган 76 нчы коррекцион мәктәп коллективына бик рәхмәтле булуын билгеләп узды. “Мин, авырту балалар белән эшли белү сәләтенә ия ул белгечләрнең һәркайсының кулларын үбәргә әзер”, - диде ул. Аналар, бармак белән генә санарлык булган мондый игелекле һәм булдыклы белгечләрнең эшен күрә белеп, аларны куәтләп торырга кирәк, дип саный. Шунысын билгеләп узарга кирәк: коррекцион мәктәптә медицина почмагы да, балаларны карарга булышучы тәрбияче ярдәмчесе дә юк икән. Гадел Вафин аутизм синдромы булган балаларга белем бирү, медицина ярдәме күрсәтү программалары буенча якын арада оештырылачак эшче төркем утырышына әлеге аналарны чакырырга вәгъдә бирде.

Озак еллар “Россия тимер юллары” хастаханәсендә массаж ясау буенча шәфкать туташы булып эшләгән Казаннан Фәридә Абрамова эш урынына кайту мөмкинлеге турында сорашырга килгән. Берничә ел элек күрү сәләте начарлануы аркасында, ул кыскартылуга дучар булган. “Миңа үз эшем бик ошый. Кабаттан шунда элеккеге эш урыныма кайтып булмасмы икән? Миңа анда йөрүе дә бик уңайлы, чөнки күзләрем бик начар күргәч, ерак араларга бара алмыйм”, - диде ул. Гадел Вафин өч ел рәттән республикада “Һәркемгә уңайлы мохит” программасы гамәлгә ашырылуын искәртеп узып, берәр дәүләт учреждениесендә, һичшиксез, эш урыны табылачагына ышандырды. Шулай да Фәридә Абрамованың тел төбеннән шул элек эшләгән хастаханәсенә кире кайтасы килүсе сизелә иде.

Министр әлеге ике мөрәҗәгать буенча журналистларга шәрехләмә бирде. “Без биредә гражданнарны аларга чын-чынлап ярдәм күрсәтү өчен кабул итәбез. Билгеле, биредә яңгыраячак барлык сораулар да төбәк вәкаләтендә булмаска да мөмкин, федераль үзәк дәрәҗәсендә хәл итүне таләп иткән сораулар да бар. Шулай да, мөрәҗәгать иткән һәркемгә ярдәм вариантларын эзләп карарбыз дип ышанам”, - дип белдерде Гадел Вафин.

Министр ассызыклаганча, балалары аутизм белән авыручы ата-аналар, чыннан да, катлаулы хәлдә. “Иң мөһиме – мондый балаларның җәмгыятькә яраклашуы, аларга хезмәт күрсәтүне авыру бала, ата-ана өчен дә мөмкин кадәр уңайлырак итү бурычы тора. Бүген аналар кузгаткан проблемаларны исәпкә алачакбыз. Мәгариф һәм фән, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре катнашында эшче төркем утырышын оештырып, авыруларның хәлен ничек җиңеләйтү турында уйлаячакбыз. Бу мәсьәлә ведомствоара хезмәттәшлекне таләп итә. Матди-техник база буенча канәгатьсезлек булуы да аңлашыла, Республика психиатрия хастаханәсенең балалар бүлегенә, чыннан да, ремонт, махсус җайланмалар кирәк, киләчәктә моңа ирешербез дип уйлыйм”, - дип белдерде Гадел Вафин.

Икенче очракка килгәндә, министр, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнүе аркасында эш урыныннан кыскартылган шәфкать туташына да, һичшиксез, ярдәм күрсәтеләчәген ассызыклады. “Өченче ел рәттән “Һәркемгә уңайлы мохит” программасы юкка гына тормышка ашырылмый бит. Мондый учреждениеләр пациентлар өчен генә түгел, шунда эшләүче физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен дә уңайлы итеп яраклаштырыла”, - диде Гадел Вафин.

Казанда яшәүче Эльмира Смирнова исә бик сирәк очрый торган хордома чиреннән тилмерә. Хордома – эмбриональ хорданың калдык күзәнәкләреннән үсеш алучы сөякләрдәге яман шеш. “2005 нче елда диагноз куелгач, Мәскәү белән Казан арасын таптый башладым, Мәскәүдә дәваландым. Миңа чир кискенләшмәсен өчен, гомер буе химиотерапия кирәк. Бу авыру буенча дөньяда бердәм дәвалау стандарты юк, стандарт булмагач, дарулар белән дә тәэмин итмиләр. Мин үз акчама дүртенче ай рәттән аена 100 әр мең сумга дару сатып алам. Алдагы тормышым өчен куркам”, - дип мөрәҗәгать итте Эльмира Смирнова. “Сезнең сорау буенча фикер алышырбыз. Бу гади сорау түгел, ул җитди финанслауны сорый. Һичшиксез, сезгә ярдәм итәргә тырышырбыз. Әгәр дә Мәскәүдә Блохин исемендәге Онкология үзәгендә өстәмә консультация кирәк булса – оештырырбыз”, - дип вәгъдә бирде Гадел Вафин.

Министрга мөрәҗәгать итүчеләр арасында операция ясауга квота бүлеп бирү, стационар дәвалануга юллау, балага инвалидлык билгеләү, гражданнарның ташламалы категорияләрен дару препаратлары белән тәэмин итү һәм башка сораулар буенча мөрәҗәгать итүчеләр бар иде.