news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аномаль эсселек аркасында Татарстанда 10 урман янгыны теркәлгән

Янгын куркынычы сезоны октябрьгә кадәр озайтылырга мөмкин.

(Казан, 9 август, «Татар-информ»). Быел аномаль эсселек аркасында Татарстанда 10 урман янгыны теркәлгән. Бу хакта бүген «Татар-информ»га ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Аномаль эсселек аркасында, быел республика хакимиятенә кешеләрнең урманнарда булуына дүрт тапкыр чик куярга туры килде, ул әле дә гамәлдә. ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә, республикада гражданнарның урманнарда булуын һәм аларга транспорт чаралары кертүне 2 августтан 21 календарь көнгә чикләү кертелде.

Узган ел җәй дәвамында Татарстанда урманнарга баруга чикләүләр бер тапкыр кертелгән иде. Моңа кадәр өч ел дәвамында мондый чикләүләр кертелмәде. Әгәр төбәктә хәл яхшырмаса, янгын куркынычы сезоны төбәктә октябрьгә кадәр озайтылырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100