Түбән Каманың Байданкино авылында кибет ачылды

Төзелешкә 2 миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән.

(Казан, 9 август, "Татар-информ"). Түбән Кама районының Байданкино авылында 120 хуҗалыкка исәпләнгән авылда кибет ачылды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр итә.

Кибеттә сәүдәне «Нижнекамский» кулланучылар кооперативы оештырачак. Хәзер ул районның 54 торак пунктына хезмәт күрсәтә, көн саен автолавкаларда  беренче кирәк-яраклар алып килә.

Кибет Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән, республика программасы кысаларында төзелде Моның өчен 2 миллион сумга якын акча бүлеп бирелде.