news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада матур датада 15 пар гаилә корган

Түбән Кама ЗАГС идарәсендә туй көннәре өчен җомга һәм шимбә иң популяр көннәр булып тора.

Түбән Камада матур датада 15 пар гаилә корган
instagram.com/nkzags/

(Казан, 9 август, «Татар-информ»). Шимбә, 8 августта, Түбән Камада 15 пар гаилә корган. Быел 8 август шимбәгә туры килгән. Бу язылышу өчен иң популяр көн. Моннан тыш кияү белән кәләшне матур дата (08.08.2020) җәлеп иткән. Бу хакта Түбән Кама ЗАГС идарәсенең Инстаграм битендә хәбәр ителә.

«Сигеез саны уңыш, иминлек һәм чиксез бәхетне символлаштыра дип санала. Бу көнне корылган гаилә нык һәм бәхетле булачак», диелгән хәбәрдә.

Түбән Кама ЗАГС идарәсендә туй көннәре өчен җомга һәм шимбә иң популяр көннәр булып тора. Ә 7 августта 14 пар никахларын рәсмиләштергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100