Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Хәнифов төзүчеләрне һәм тармак ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Быел Төзүчеләр көненең билгеләп үтелә башлавына – 65 ел.
(Казан, 9 август, «Татар-информ»). ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов төзүчеләрне һәм тармак ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
«Хөрмәтле коллегалар һәм Татарстанның төзелеш комплексы ветераннары!
Быел безнең һөнәри бәйрәм – Төзүчеләр көненең билгеләп үтелә башлавына – 65 ел. Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне әлеге искиткеч вакыйга белән тәбрик итәм!
Төзелеш тармагының торышы күп яктан төбәк үсешенең икътисади дәрәҗәсен билгели. Матур-матур биналар, яр буе корылмалары, спорт объектларының барысы да – иң мөһим, катлаулы һәм киеренке һөнәр ияләренең тырышлыгы белән сафка бастырылган. Сезгә карата соклану хисләрен белдерәсем һәм бөтен кешенең дә әлеге тармакта эшләргә батырчылык итмәвен искәртәсем килә. Төзүчеләр җилкәсендә һәр объект өчен зур җаваплылык ята.
Сезнең хезмәтегез кешеләргә, туган һәм яраткан илебезгә бик тә кирәк. Хәтер һәм Дан елында, ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә Сез фидакярлек, рухи ныклык үрнәге күрсәтәсез, шәһәрләр һәм авылларда мөмкин булган кадәр уңайлы шартлар тудыру өчен барысын да эшләргә тырышасыз.
Ел барыбыз өчен дә катлаулы булды. Гомуми эшкә тугрылык, җаваплылык һәм югары һөнәри осталык нәтиҗәсендә иң кыю бурычларны да хәл итү көчебездән килә. Без – бер команда!
Бәйрәм көнендә Сезгә мактаулы эшегез өчен ихлас күңелдән рәхмәт әйтәсем килә. Сезгә ныклы сәламәтлек, уңышлы эш көннәре, иминлек, оптимизм һәм иртәгесе көнгә ышаныч телим!» - диелә министр котлавында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз