news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч азык-төлек продуктларының яраклылык срогын нәтиҗәле тикшерү алымын атады

Әгәр сатып алучы әзерләнү датасының дөрес булмавын күргән икән, бу очракта аңа кибет администрациясенә мөрәҗәгать итәргә һәм хилафлык турында Роспотребнадзор органнарына хәбәр итәргә кирәк.

(Казан, 9 август, «Татар-информ»). Закон сатып алучыларга товарның чынбарлыктагы яраклылык вакытын белергә ярдәм итәчәк. Бу хакта «Известия» газетасы Россия сыйфат системасы башлыгы урынбасары Александр Борисовка сылтама белән хәбәр итә.

Белгеч билгеләп үткәнчә, озак яткан продуктны ачыклау өчен аның тышкы күренешен, әзерләнгән һәм үлчәп төргәкләнгән датасын яхшылап өйрәнергә кирәк.

Әгәр сатып алучыда күрсәтелгән яраклылык вакытының чынлыгында һәм датасы яңадан сугылуында шик туа икән, ул «Кулланучыларның хокукларын яклау турында»гы законның 10нчы маддәсе нигезендә продукт турында тулы мәгълүмат таләп итә ала.

«Бу бәяләр күрсәткечендәге яки товарның маркировкасындагы мәгълүматны гына үз эченә алмый. Кулланучы соравы буенча сатучы продукциянең документлары белән бергә сертификат яки тәңгәллек турында декларация дә тәкъдим итәргә тиеш», - дип яза «Известия».

Мисал өчен, чынбарлыктагы яраклылык вакытын товар накладное белән чагыштырып карап белергә мөмкин. Әгәр сатып алучы әзерләнү датасының дөрес булмавын күргән икән, аңа сәүдә объекты администрациясенә мөрәҗәгать итәргә, Шикаятьләр китабында тиешле билге куярга һәм хилафлык турында Роспотребнадзор органнарына хәбәр итәргә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100