Алексеевскида күп балалы гаиләләргә азык-төлек җыелмалары тапшырылды

Биш бала тәрбияләүче Маташовлар гаиләсе «Нечкәбил» республика конкурсында җиңүче булган.

(Алексеевск, 9 август, «Татар-информ», «Таң», Ирина Монина). Алексеевскиның биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче 22 гаиләсе хәйрия акциясенең финал этабында азык-төлек җыелмалары алды. Бу турыда район басмасы хәбәр итте.

«Ярдәм янәшә! Помощь рядом» республика хәйрия акциясе кысаларында район башлыгы Сергей Демидов биш бала тәрбияләүче Маташовлар гаиләсенә муниципалитеттан азык-төлек җыелмасы һәм бүләкләр тапшырды. Бу дини гаилә. Алар өчен төп максат — балаларына рухи һәм дини кыйммәтләрне тапшыру һәм саклау.

Ирле-хатынлы Ирина белән Илья — иҗади кешеләр. Яшь рухани үзенең таланты белән мәхәллә кешеләре, район халкы һәм аның кунаклары белән зур теләк һәм яратып концертларда, Кыңгырау чыңы фестивалендә чыгыш ясаганда уртаклаша.

Әлеге гаилә «Нечкәбил» республика конкурсында җиңүче булган. Биш бала анасы Ирина Маташова «Ана даны — Материнская слава» медале белән дә бүләкләнде.

Сергей Демидов Маташовлар гаиләсенә чын гаилә кыйммәтләрен саклаганнары өчен рәхмәт белдерде, аларның башкалар өчен үрнәк булып торуларын билгеләп үтте.