news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

8 августта Чаллының Тантаналар сараенда рекордлы сандагы никах теркәлгән

Никах ведомствосы вәкилләре сүзләренчә, август аенда үткәрелгән туй яшь гаиләгә тотрыклылык вәгъдә итә, бу айда корылган гаиләләр нык һәм бәхетле булачак.

8 августта Чаллының Тантаналар сараенда рекордлы сандагы никах теркәлгән
instagram.com/dvorec_torzhestv/

(Казан, 9 август, «Татар-информ»). 8 августта Чаллының Тантаналар сараенда рекордлы сандагы никах теркәлгән. Шимбә көнне 51 пар ир белән хатын булырга карар кылган. Биредә матур дата (08.08.2020) төп рольне уйнаган. Түбән Кама ЗАГС идарәсенең Instagram социаль челтәрендә шул хакта хәбәр ителә.

Никах ведомствосы вәкилләре сүзләренчә, август аенда үткәрелгән туй яшь гаиләгә тотрыклылык вәгъдә итә, бу айда корылган гаиләләр нык һәм бәхетле булачак.

«Әлбәттә, сынамышларга барысы да ышанмый. Шулай да август – яңа гына өйләнешүчеләр арасында иң популяр ай», - дип искәрттеләр Тантаналар сараенда.

Яңа гына гаилә корган Мартыновлар башкалардан бигрәк тә аерылып тора иде. Аларның кунаклары никахны рәсмиләштерүгә бик җаваплы караган. Алар саклагыч костюмнар, башлык һәм күзлек кигән, шул ук вакытта, кияү һәм кәләшнең юлына чәчәкләр сипмәгәннәр, ә санитайзерлар белән эшкәрткәннәр.

«Мартыновлар гаиләсе санитар-эпидемиологик нормалар үтәлешенә бик тә җаваплы караган һәм креатив якын килгән», - диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100