news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәндә гаилә юбилярларын котладылар

Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев юбиляр гаиләләрне бәйрәм белән котлады.

Яшел Үзәндә гаилә юбилярларын котладылар
http://yashel-uzan.ru/

(Казан, 9 июль, «Татар-информ», «Яшел Үзән»). Бүген Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Яшел Үзәндә яшәүче юбиляр гаиләләрне котладылар. Бу хакта җирле барсма яза.

Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев, шулай ук, бәйрәмдәгеләргә җылы теләкләрен җиткерде һәм истәлекле көн белән бәйле бүләкләр тапшырды.

Светлана һәм Валентин Цыпленковлар — «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале, Зоя һәм Эмилит Пасечниклар гаиләсенә 65 ел, Гөлсинә һәм Шамил Фәизовлар гаиләсенә 40 ел, Гүзәл һәм Шәүкәт Хәйруллиннар гаиләсенә 25 ел бергә матур гомер итүләре уңаеннан Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.

Шулай ук, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чарага чакырылган, узган елларда «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медаленә лаек булган гаиләләргә дә гөлләмәләр һәм бүләкләр бирделәр.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100