news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә «Аврора» программасында эшләнгән гаджетларга ихтыяҗ юк

Әлеге компаниянең өстенлеге — зур бизнес һәм дәүләт ихтыяҗын канәгатьләндерү.

Россиядә «Аврора» программасында эшләнгән гаджетларга ихтыяҗ юк
Салават Камалетдинов

(Иннополис, 9 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Россиядә «Аврора» программасы белән тәэмин ителгән гаджетларга кулланучылар арасында ихтыяҗ юк. «Иннополис» резидентындагы «Ачык Мобиль Платформасы» генераль директоры Павел Эйгес якынча 5 ел аралыгында аларга ихтыяҗ булмаячагын белдерде.

«Дөньякүләм мобиль җайланмаларны җитештерү Android системасы карамагында бара. Теләсә кайсы җитештерүче „Android"ны сайлый, чөнки иртәме соңмы, товар барыбер сатылып бетә», — диде ул.

«Аврора»га килгәндә, мәсьәлә башкача, дип аңлатты Эйгес. «Кулланучылар өчен кушымталар аз. Instagram, Facebook, WhatsАpp, «Вконтакте», «Телеграм» кушымталарын урнаштыру әлегә мөмкин түгел, җитештерүчеләр аларны «Аврора» өчен ясарга ашыкмый», — дип сөйләде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100