news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мишустинны Татарстанның дәүләт хезмәтләре өлкәсендәге эшләнмәләр белән таныштырдылар

Россия Премьер-министры Иннополиста оештырылган күргәзмәдә республика казанышлары белән танышты.

(Иннополис, 9 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Татарстан IT-технологияләр өлкәсендәге белгечләрнең казанышларын күзәтеп чыкты. Күргәзмә Иннополистагы Попов исемендәге технопаркта узды.

Премьер-министрга дәүләт идарәсен цифрлаштыру хакында экскурсияне ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин үткәрде. Ул электрон документлар әйләнеше, дәүләт хезмәтләрен цифрлаштыру, «Халык контроле», «Халык инспекторы» һ.б. проектларны уңышлы гамәлгә ашыру турында әйтеп узды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов технологияләр ярдәмендә дәүләт идарәсенең нәтиҗәлеген күтәрү бурычын куйды. «Бу максатларда узган ел бердәм дәүләт заказ бирүче — Цифрлы трансформация үзәге төзелде. Республикада мәгълүматны эшкәртү үзәге, 1300 сервер һ.б. бар», — диде ул.

Күргәзмәдә Roadar юл инфраструктурасының HD-картасын гадәти смартфон ярдәмендә ясарга мөмкинлек бирә торган продукт тәкъдим ителде. Оештыручылар сүзләренчә, мәгълүматларның төгәллеге ераклыкны үлчи торган LIDAR' лазеры белән чагыштырырлык. 

Мишустин салым билгеләү максатында күчемсез милек объектларын массакүләм бәяләү өчен, җирне зоналарга бүлү урынына әлеге технологияне кулланырга тәкъдим итте. Соңыннан ул инсульт кичергән пациентлар һәм «Экзокисть-2» ДЦП белән авырган балалар өчен тернәкләндерү комплексын карады. Технология баш мие нейропластиклыгының фундаменталь тикшеренүләренә нигезләнгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100