news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә 13 июльдән урамда битлек киеп йөрү режимы туктатыла

Мәскәү мэры билгеләп үткәнчә, җәмәгать транспорты, медицина учреждениеләре, кибетләр һәм башка җәмәгать урыннарында әле һаман да битлек һәм перчатка кияргә кирәк.

(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). 13 июльдән Мәскәү урамнарында мәҗбүри рәвештә битлектән йөрү режимы гамәлдән чыгарылачак, әмма социаль дистанция таләпләре сакланачак, дип хәбәр итте Мәскәү мэры Сергей Собянин үзенең шәхси блогында. Бу хакта РИА Новости агентлыгы яза.

«2020 елның 13 июленнән гражданнарга урамда битлек, респиратор яки сулыш органнарын саклый торган башка төрле чаралар кулланырга киңәш ителә. Урамда мәҗбүри рәвештә битлектән йөрү режимы гамәлдән чыгарылачак», — диелә хәбәрдә.

Мэр билгеләп үткәнчә, җәмәгать транспорты, медицина учреждениеләре, кибетләр һәм башка җәмәгать урыннарында әле һаман да битлек һәм перчатка кияргә кирәк.

«Социаль дистанция саклауга бәйле таләпләр дә саклана», — дип искәртте мэр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100