Казанда Илдар Зарипов һәм Мөхәммәт Сабиров урамнары барлыкка киләчәк

Татарстан башкаласы картасында яңа объектларны Илдар Зарипов һәм Мөхәммәт Сабиров хөрмәтенә атап йөртәчәкләр.

(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Казанның Совет районындагы ике урамга Илдар Зарипов һәм Мөхәммәт Сабиров исеме бирелә. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россия халык рәссамы Илдар Касыйм улы Зариповның исемен алган беренче урам Әнәс Таҗетдинов һәм архитектор Гайнетдинов урамнарын тоташтырачак, дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә.

Икенче урамны Татарстан Республикасының беренче Премьер-министры Мөхәммәт Галләм улы Сабиров хөрмәтенә атыйлар. Ул Константиновка бистәсендә булачак.