news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулыда үрнәк гаиләне зурладылар

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Баулыда яшәүче Вәлитовлар гаиләсен зурладылар, аларга «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален тапшырдылар.

Баулыда үрнәк гаиләне зурладылар
http://bavly-tat.ru/

(Казан, 9 июль, «Татар-информ», «Баулы-информ», Ләйсән Галиева). Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Баулыда яшәүче Ирек һәм Рәмзия Вәлитовлар гаиләсенә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален тапшырдылар. Бу хакта район газетасы яза.

Тантаналы чара барышында ЗАГС хезмәткәре Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне тарихы белән таныштырды. Бу бәйрәм 2008 елдан бирле билгеләп үтелә, аның символы — ромашка чәчәге. 2009 елдан алып бугенге көнгә кадәр Баулы районында 15 гаиләгә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырылган.

Ирек һәм Рәмзия апа Вәлитовлар 46 ел бергә гомер иткәннәр, ике бала — кыз һәм ул тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә алар өч оныкларына сөенеп яшиләр. Балалары да әти-әниләренә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, диелә хәбәрдә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100