Язгы чакырылыш кампаниясенең соңгы көнендә Аксубайдан 9 егет Армия сафларына китте

Сафка тезелеп баскан егетләр Үзәк хәрби округы хәрби инспекторы, генерал-майор Анатолий Молоствовның хәер-фатихаларын тыңладылар.
(Аксубай, 9 июль, "Татар-информ", "Аксубай таңнары", Зинаида Леонтьева). 2017 елның язгы чакырылыш кампаниясенең соңгы көнендә Аксубайдан Татвоенкоматның җыелу пунктына 9 егет китте, дип яза җирле басма.Туганнар, якын кешеләр белән саубуллашу тантаналы мохиттә үтте. Элеккеге хәрби комиссариат территориясендә хәрби маршлар яңгырады, әләмнәр җилфердәде, бер сүз белән әйткәндә, җанлылык хөкем сөрде.– Без сезнең яхшы хезмәт итеп кайтуыгызны телибез! – дип мөрәҗәгать итте егетләргә район башлыгы Камил Гыйльманов. – Сезне туган йортыгыздан ераклаштырган 1 ел хезмәт рухыгызны ныгытсын, көчегезне арттырсын! Ә сез кайтканнан соң без бергә район өчен, аны төзекләндерү өчен зур эшләр башкарырбыз! Хезмәтегездә уңышлар сезгә!Сафка тезелеп баскан егетләр Үзәк хәрби округы хәрби инспекторы, генерал-майор Анатолий Молоствовның хәер-фатихаларын тыңладылар. Берничә дистә елын Ватанга хезмәт итүгә багышлаган генерал-майор да якташларының имин хезмәт итеп кайтуларын теләде. Һәм, әлбәттә инде, иминлек чараларын истә тотсаң һәм командирлар кушканны үтәсәң – барысы да яхшы булачак.Чирмешән һәм Аксубай районнары буенча хәрби комиссар Дмитрий Палаткин да егетләргә үзенең теләкләрен ирештерде:– Республиканың хәрби комиссариат җитәкчелеге фикеренчә, Аксубай районы егетләре һәрвакыт лаеклы хезмәт иттеләр, калганнар өчен өлге булып тордылар. Сез дә бу йоланы дәвам итәргә тиеш.