Тукайда “Алмалы кәеф” акциясе үтте

Шуңа җәлеп ителгәннәр акцияне уңай бәяләде

 (Казан, 9 июль, “Татар-информ”). Тукай районы Круглое Поле бистәсендә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, шулай ук актив яшьләр тырышлыгы белән “Алмалы кәеф” дип исемләнгән акция үткәрелде. Аны “Без наркотикларга каршы” декадасына багышлап уздырдылар. Барысы бергә акциядә 55 кеше катнашты. Бистә буенча йөреп, очраганнарга алар алма тараттылар. Ә алмаларны кабул итеп алучылар акцияне уңай бәяләделәр, дип яза “Якты юл” газетасы.