Әлкидә Кооперация көненә экспонатлар күргәзмәсе оештырылган

Ветеран кооператорлар кызыклы экспонатларын бүләк иткән

 (Казан, 9 июль, “Татар-информ”). Әлкидәге Лисенков исемендәге туган як тарихы музеенда, Кооперация көне уңаеннан, экспонатлар күргәзмәсе оештырылган.

Дефицит, ягъни кирәкле товарлар җитешмәү дигән михнәт кенә халыкны җәфалады. Ә кооперация хезмәткәрләре иң кечкенә авылларда яшәүче халыкны да беренче кирәк-ярак товарлар белән тәэмин итәргә тырышты.

Озак еллар район кулланучылар җәмгыяте җитәкчесе булып эшләгән Петр Шувалов, ветеран кооператор Гөлсинә Дәүлиева үзләренең кызыклы экспонатларын музейга бүләк иткәннәр, дип белдерә “Әлки хәбәрләре” газетасы.