Универсиаданың ике көнендә 17 кеше хастаханәгә салынган

Тамашачылар югары кан басымына, баш авыртуына, эсселеккә бәйле хәлсезлеккә, ә спортчылар җәрәхәтләргә зарлана

 (Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Ике тәүлектә 7 һәм 8 июльдә Универсиада спортчыларыннан һәм тамашачыларыннан медицина ярдәмен сорап, 1332 мөрәҗәгать теркәлгән, шул исәптән, 17 кеше хастаханәгә салынган. Бу хакта Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

Спортчылар медицина хезмәткәрләренә спорт җәрәхәтләренә бәйле мөрәҗәгать итәләр. Тамашачылар югары кан басымына, баш авыртуына, эсселеккә бәйле хәлсезлеккә зарлана.

Универсиаданың һәр спорт объектында спортчылар өчен медицина пунктлары эшли. Шулай ук һәр объектта тамашачылар өчен медпунктлар ачык.

Шулай ук Россия җыелма командасы спортчыларына медицина ярдәмен күрсәтү өчен, Россия Федераль медицина-биология агентлыгының мобиль комплексы эшли.

Ашыгыч ярдәм бригадалары һәр спорт объектында һәм Универсиада авылында кизү торалар.

Тәүлек дәвамында “Защита” Бөтенроссия һәлакәтләр медицинасы үзәгеның 3 авиамедицина бригадасы вертолетларда кизү тора.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән бергә су объектларында махсус коткару көймәсендә реанимация бригадасы кизү тора.