“Татарстан” авиакомпаниясенең Казан – Баку рейсы 5,5 сәгатькә тоткарлана

Борт, Анталиядән соңарып чыгып китү сәбәпле, вакытында очып китмәгән

 (Казан, 9 июль, «Татар-информ», Алсу Гатауллина). “Татарстан” авиакомпаниясенең Казан – Баку рейсы 5,5 сәгатькә тоткарлана. Очкыч Казаннан сәгать 15.55 очып китәргә тиеш булган, ләкин аны 21.30 га кичектергәннәр.

“Татар-информ” МА хәбәрчесенә “Татарстан” авиакомпаниясе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, борт, Анталиядән соңарып чыгып китү сәбәпле, вакытында очып китмәгән.