Бүген Айрат Фәррахов һәм ФИСУ җитәкчелеге “Йөрәгеңне тикшер” (Check up your heart") проекты кысаларындагы эш барышын караячак

Спортчыларның йөрәк-тамыр системасын тикшерүгә багышланган бу проект Универсиада авылында гамәлгә ашырыла

(Казан, 9 июль, “Татар-информ”). Билгеле булганча, Универсиада-2013 кысаларында Бөтендөнья студент уеннары авылында “Йөрәгеңне тикшер” (Check up your heart") проекты тормышка ашырыла. Әлеге проектның гамәлгә ашырылуы белән танышу өчен бүген Универсиада авылына ТР Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, ФИСУ президенты Клод-Луи Галльен, ФИСУ медицина комиссиясе җитәкчесе Лоуренс Ринк киләчәк. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүгенге көндә спортчыларның сәламәтлек торышына кагылышлы тикшеренүләр бик аз. Профессиональ төстә спорт белән шөгыльләнүче затларда еш кына йөрәк-тамыр системасы эше белән бәйле проблемалар очрый. Бу кайбер очракларда үлемгә дә китерергә мөмкин. Моңа бәйле рәвештә табибларга профилактика белән ныграк шөгыльләнергә кирәк. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, ФИСУ медицина комиссиясе белән берлектә Казан дәүләт медицина университеты тарафыннан спортчыларның йөрәк-тамыр системасын контрольдә тотуга юнәлдерелгән программа эшләнгән.
Шул рәвешле, Универсиада авылында яшәүче барлык спортчылар йөрәкләрен бушлай тикшертә ала.