2013 елгы Универсиадада “Кызыл тасмалы көн” узачак

Волонтерларга һәм спортчыларга мәгълүмат һәм кисәтү материаллары, СПИДка каршы көрәш символы буларак кызыл тасма таратылачак

  (Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Иртәгә Универсиада кысаларында “Кызыл тасмалы көн” чарасы узачак. Ул Универсиада катнашучылар һәм волонтерлар арасныда ВИЧ чирен кисәтү һәм социаль җаваплылыкны пропагандалау максатыннан үткәрелә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына чараны оештыручылар – “Яңа гасыр” коммерцияле булмаган оешма белдерде.
Программага 2013 елгы Универсиада объектларында волонтерлар өчен мәгълүмати сессияләр үткәрү кертелгән, аларда 8 меңнән артык кеше катнаша. Волонтерларга һәм спортчыларга мәгълүмат һәм кисәтү материаллары, СПИДка каршы көрәш символы буларак кызыл тасма таратылачак.
Универсиада паркы сәхнәсендә узган көнгә нәтиҗә ясалачак. Беренче тапкыр Казанда “Кызыл тасма” командасы әгъзалары чыгыш ясый.