Казан бүлеге тимер юл предприятиеләре ГТЮ хезмәтләренең турыдан-туры идарәсенә күчә

1 июльдән Горький тимер юлы, РТЮ башка филиаллары кебек, яңача идарә технологиясенә күчте

(Казан, 9 июль, “Татар-информ”). Горький тимер юлы Казан бүлегендә беренче ярты еллыктагы эшчәнлек нәтиҗәләре игълан ителде. Узган 6 ай эчендә Казан бүлеге станцияләрендә йөк төяү күләме, узган елның шул чорына караганда, 28,4 процентка артып, 3,5 млн. тонна тәшкил иткән. Йөк әйләнеше күләме дә якынча 10 процентка үскән.

Пассажирлар ташуга килгәндә, гыйнвар-июнь айларында Казан бүлегендә аның күләме узган елгы күрсәткечтән 4 процентка түбәнрәк. Беренче ярты ел эчендә 5,4 млн. кешегә хезмәт күрсәтелгән.

Агымдагы елның 1 июленнән Горький тимер юлы, “Россия тимер юллары” ААҖ башка филиаллары кебек үк, производство-техник эшчәнлек белән бүлекләргә бәйсез рәвештә идарә технологиясенә күчте. Бу адым, иң элек, тимер юлларны техник яктан яңадан җиһазландыру белән бәйле. Шулай итеп, Казан бүлеге территориясендә 1961 елдан бирле эшләгән тимер юл предприятиеләре хәзер Горький тимер юлы хезмәтләренең турыдан-туры идарәсенә күчә. “Россия тимер юллары” холдингының корпоратив төзелеш стратегиясе кысаларында идарә системасын шул рәвешле реформалаштыру тимер юл транспортын структур реформалаштыру турындагы программа таләпләренә җавап бирә.