Фәрит Мөхәммәтшин: “Оппозициядәге партияләрдән кергән уңай, кирәкле тәкъдимнәр искә алына”

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Регламентының яңа редакциясендә фракцияләрнең позицияләре көчәйтелгән

(Казан, 9 июль, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советында узган матбугат очрашуында спикер Фәрит Мөхәммәтшин парламенттагы фракцияләрнең эшчәнлеге мәсьәләсенең һәрвакыт көн үзәгендә торуын билгеләп үтте. “Бу федераль дәрәҗәдәге новацияләр белән бәйле. Бу партияләрнең ТР Дәүләт Советындагы һәм муниципаль берәмлекләрдәге үз вәкилләре аша сәяси эшкә күбрәк тартылсын өчен эшләнә”, - диде спикер.
Ф.Мөхәммәтшин белдергәнчә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Регламентының яңа редакциясендә фракцияләрнең позицияләре көчәйтелгән. Билгеле булганча, Татарстан парламентында “Бердәм Россия” һәм КПРФ партияләре фракцияләре, “Татарстан – яңа гасыр” һәм “Мәрхәмәт” депутат төркемнәре эшли.
“Бу елның сайлау кампаниясен уздырганда без партия төзелешенә таба бер адым атлыйбыз. Без Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт кебек шәһәрләрдә сайлауларны катнаш система буенча үткәрәбез. Анда депутатларның яртысы партия исемлекләре нигезендә сайлана. Алар партия күпчелеге аша җирле мәсьәләләрне хәл итүгә йогынты ясый алсын өчен, партияләр вәкиллекләренең абруен күтәрәбез”, - диде Ф. Мөхәммәтшин.
Ул шулай ук, парламентта оппозиция мәсьәләсенә тукталып, аның кирәклеген билгеләп үтте. “Башка партияләрдән кергән фикерләрне искә алмыйча булмый. Шактый гына мәсьәләләр күтәрелгәндә, законнар караганда, оппозициядә булган партияләрдән кергән уңай, кирәкле тәкъдимнәр искә алына”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Спикер сүзләренчә, оппозициядә булган партияләр вәкилләре, безнең кебек үк, гел халык арасында һәм алар килеп җитмәгән якларны күбрәк күрә. “Оппозициядәге партияләр булсын һәм алар конструктив тәкъдимнәр кертсен”, - диде парламент башлыгы, ТР Дәүләт Советындагы оппозициядәге партия вәкилләре эшеннән канәгать булуын белдереп.