Бөгелмә мэриясендә балаларның җәйге ялын оештыруга багышланган киңәшмә үтте

Хәзерге вакытта 1638 яшүсмер хезмәт эшчәнлеге белән мәшгуль, аларга түләнә торган минималь хезмәт хакы аена 850 сум тәшкил итә
(Казан, 9 июль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Бөгелмә шәһәре мэриясендә балаларның җәйге ялын оештыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үтте. Бу хакта “Бугульминская газета” хәбәрчеләре хәбәр итә.
Хәзерге вакытта Бөгелмә укучылары “Салют” сәламәтләндерү лагеры һәм “Вита” санаторий-профилакторие базасында көч җыялар. 255 сәләтле бала һәм спортчылар өчен “Сәләт”, “Футболист” һәм “Спарта” профильле сменалары эшли. Бөгелмәнең 25 мәктәп укучысы Краснодар краендагы “Вертикаль” палаткалы лагерында ял итә.
Балаларның ялын оештыру өчен “Милосердие” шәһәр фонды да үз өлешен кертте. 70 балага бирелгән юллама бәясенең 15 процентын күтәрде.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта 1638 яшүсмер хезмәт эшчәнлеге белән мәшгуль, аларга түләнә торган минималь хезмәт хакы аена 850 сум тәшкил итә.