“Алтын каләм-2010” ΧV республика фестиваленең Гран-приен Казан һәм Чаллы яшьләре алды

Алар- Никита Рузанов һәм Ленар Закиров

(Казан, 9 июль, “Татар-информ”). Чаллыдан Ленар Закиров белән Казаннан Никита Рузанов балалар, үсмерләр һәм яшьләр матбугатының “Алтын каләм-2010” ΧV республика фестиваленең Гран-при иясе булды. Бу җиңү егетләргә Казан федераль университетының журналистика һәм социология факультетына иҗади имтихан тотмыйча гына укырга керү мөмкинлеге бирә. Никита Рузанов “Алтын каләм”не яшь журналистикада беренче адымнарын ясаучы яшьләр өчен тәҗрибә туплау һәм өйрәнү мәйданы дип бәяли.
Быелгы фестиваль 28 июнь-4 июль көннәрендә узды. Финалга чыгучылар бер атна дәвамында “Казан-Волгоград-Казан” маршрутында хәрәкәт итүче теплоходта эшләде. Алар көн саен бәйге биремнәрен үтәп, иң яхшы каләм иясе исемен алу өчен көрәште.
Билгеле булганча, фестивальне ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы Мәгариф һәм фән министрлыгы, КФУ журналистика һәм социология факультеты, ТР Журналистлар берлеге булышлыгында уздыра.